ҮЛӘН и. 1. 1) Агач һәм куактан аермалы буларак, яшел йомшак сабаклы бер яки күпьеллык үсемлек. Ә зиратта мул булып үлән калкынган! Сусыл сабаклы әнисләр чәчәк аткан. А.Гыйләҗев. Кая карама яшеллек, биек үләннәр, хуш исле чәчкәләр. А.Хәлим

2) күч. Иттән аермалы буларак, туклыксыз яшелчә һ.б.ш. ризык . Ашатуларының рәте булмады. Үлән ашап тукланып буламыни?

2 . с. мәгъ. 1) Шундый үсемлекләрдән ясалган, шундый төр үсемлекләрдән гыйбарәт. Үлән азык әзерләү

2) күч. Яшелчәдән гыйбарәт, шуның кебек туклыксыз. Көне буе сарык артыннан чабып арыган егетнең азыкка булган ихтыяҗын кыяр-помидор ише үлән азыклар гына канәгатьләндерми башлагач, әкренләп, башта майсыз, аннан майлырак та булган ит ашала башлый. И.Кашфразыев

Үлән астыннан ут йөртү Яшерен эш итү; астыртын эшләү. Астыртын үлән астыннан ут йөртә. Мәкаль. Маташмаңыз үлән астыннан ут йөртеп, Халык ирке нигезенә утлар төртеп, Дошманыңыз капкасына дегет сөртеп... Г.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә