ҮЛӘМӘТ и. сир. 1. Көчсез, зәгыйфь, авыру кеше, хайван. – Менә шулай, Нәзир туган, мондый үләмәт хәлендә яшәп булмый, – диде [Муса]. Ш.Маннур. Аның ише үләмәт. Чирләп ята әнә. Н.Фәттах 2. с. мәгъ. 1) Көчсез, зәгыйфь, бетешкән. Чеп-чеп-чеп, и, үләмәт нәмәрсә, тагын болдырдагы таска кереп чыккансың бугай, лычма булгансың... А.Әхмәтгалиева 2) Начар, түбән дәрәҗәдәге. Икътисады булса үләмәт, сугыш белән көн күрә дәүләт. Безнең гәҗит |