ҮЛӘКСӘ’ КОЗГЫНЫ и. зоол. Карчыгачалар семьялыгыннан шәрә башлы, томшыгы һәм арткы очлыклары җете сары, гәүдәсе, канатлары аксыл төстәге үләксә белән туклана торган кош; русчасы: стервятник. Ул да булмый, кайдандыр үләксә козгыны очып килеп чыга. Г.Әпсәләмов. Я Хода, нәрсәгә куана бу? Үләксә козгыны диярсең. Н.Әхмәдиев. Таң беленер-беленмәс, яугирләр каты йокыда чакта, әрдәнәләп өелгән мәетләр өстендә үләксә козгыннарының мәхшәр туе башлана. Р.Батулла |