ҮЛӘКСӘ’АШАР КОҢГЫЗЛАР и. күпл. зоол. Катыканатлылар отрядыннан, күпчелеге табигатьтәге органик калдыкларны – үләксә, черек гөмбә, үсемлекләр һ.б.ны үзләштерә торган коңгызлар семьялыгы; русчасы: мертвоеды. Үләксәашар коңгызлар үлгән вак хайваннарны күмеп куялар һәм аларның таркала торган калдыклары белән тукланып, туфракның мәетләрдән арынуын, анда черемә туплануын тәэмин итәләр. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә