ҮЛӘКСӘ и. 1. 1) Хайван, кош мәете, шуларның үле гәүдәсе. Үләксә исен козгын алдан сизәр. Мәкаль. Авыл халкы нишләргә белмичә хафада калганда, комиссия котырган малларны атарга, үләксәләрен яндырырга боерды. А.Гыйләҗев 2) кимс. Кеше мәете, җәсәде. Галим карт үләксәсе бу үлекләр дөньясына тагы бер кеше арттыру гына иде. Г.Ибраһимов 3) күч. кимс. Нык ябык, хәлсез кеше. Алып атыгыз шул карчыкны, үләксәне! Г.Каюмов. Ничава, бүген шәп үгез булып йөрсә дә, иртәгә үләксә ул. В.Имамов. Менә миңа кара – бер царапина да юк. Ә бу үләксәнең көннәре күп калмаган. Г.Гыйльманов 4) күч. тирг. Начар, чирканыч, кирәксез кеше. Ах, үләксәләр! Шушы көнгә кадәр мин аларның начарлыкларын ничек сизмәдем икән соң? Т.Гыйззәт . [Айгөл:] Кеше исәбенә кереп сөйләшеп тормасаңчы. Мирдән калган үләксә! Д.Салихов 2. с. мәгъ. 1) Үлгән . Карга киткән дә, бер үләксә сарык күреп, үләксә ашарга ябышкан, ди. Легенда 2) күч. Бик ябык, шыр сөяккә калган. Үләксә алаша җигеп чыксаң, бу кеше кыз урлап йөри дип бер генә мент та уйламас. З.Мурсиев ◊ Үләксәгә калу Бик нык ябыгу, хәлсезләнү. Андагы поляклар, рус кешесен кызгансалар да, бригадаларыннан күчерүне сорыйлар: үләксәгә калган әсир бригаданы артка сөйри. С.Ибраһимова |