ҮКЧӘСЕЗ с. 1) Олтанының астына үкчә куелмаган; тигез табанлы. Мәсәлән, әнием бервакытта да йөзен ирләрдән яшерми, шулай ук абыстайлар шикелле укалы камзул, үкчәсез читекләр дә киеп йөрми. Ә.Еники. Аңарга ияргән Галиуллага халаты астыннан чыгып торган кальсон балакларыннан, аларны бәйләгән ак тасма баулардан, госпитальнең үкчәсез чүәкләреннән уңайсыз булып китте. З.Зәйнуллин 2) Гадәти үкчәле, үкчәсе артык биек булмаган. Үкчәсез туфли |