ҮКЧӘ и. 1) анат. Аяк табанының арткы өлеше. Әллә үкчә тамыры сузылган инде, иртәнгә тубыгы шактый нык шешеп чыккан. Х.Камалов. Монда әйбәт, урман сукмаклары табанга йомшак, үкчә сөякләренә артык көч төшми. К.Кара 2) Оек, оекбаш һ.б.ш.ның шул урынны каплаган өлеше. Ә минем носкиның үкчәсе тишек. Т.Миңнуллин. Кәлүшләрен салып, җылы идәнгә басса, оекларының үкчәләре тишелергә өлгергәнен, балчыклары юылып бетмәгәнен күрде. Ф.Яхин 3) Аяк киеме олтанының астына, гадәттә, бераз биегәйтеп куела торган өлеше. Ялан аякларына үкчәләре кыршылып, ямьшәеп беткән резин итекләр элдергән. А.Гыйләҗев. Гөнаһлы малай кебек башын түбән иеп, ботинкаларының әле үкчә артын, әле башын, аягын уң-сулга чалыштыра-чалыштыра карады. Ф.Яхин 4) тех. Эш коралларының, төрле җайланмаларның аскы, берәр кая терәлә, таяна торган өлеше. Шул тотканы урнаштыргач (чалгы инде сапка утыртылган була), бер җеп- бау аласың да аның бер башын тотка төбенә басып, икенче башын чалгы үкчәсенә сузасың. М.Мәһдиев ◊ Үкчә астында тоту Буйсындырып тоту . Килен, газиз ирен үкчә астында тоту белән генә чикләнмичә, кайнанасын да йорт хезмәтчесенә әйләндереп, аңардан тәмам гүр иясе булганчы бил бөктерде. Ш.Алпар. Үкчә астында яшәү Кемгәдер буйсыну. Бәлки, әтиегез усал әни янәшәсендә үкчә астында яшәгәндер, һәм сез алай булуын теләмисездер? Безнең гәҗит. Үкчәгә басу 1) Арттан куып җитеп килү; арттан калмый, ябышып диярлек йөрү. Фашист прәме үкчәгә басып килә бит безнең. В.Нуруллин. Шул көннән алып бүгенге көнгә кадәр артыннан калмый үкчәсенә басып йөри. Д.Салихов; 2) Эштәге, ярыштагы аерманы кыскарту. Соңгы тур алдыннан ул, үзенең үкчәсенә басып килүче В. Городецкийдан ярты очко күбрәк җыеп, беренче урында була. М.Хуҗин. Үкчәгә тибү к. үкчәгә басу. Әле адашып килеп чыккан бер болыт пыскак яңгыры белән үкчәгә тибеп ала, әле сыргак буран юлчыларның яңакларын көнче хатын сыман чәбәкли. В.Имамов. Үкчә җиргә тимәү Бик тиз йөгерү; йөгереп качу. Ну шулай да икенче таң белән Врангельнең бирдек кирәген! Шуннан китте, шуннан китте инде, Үкчәсе дә җиргә тимәде! Ш.Маннур. Үкчә күтәрү к. үкчә ялтырату. Әйдә, үкчәң күтәр, сыз тизрәк! Г.Камал. Безнең аланыбыздан үкчәгезне күтәрегез тизрәк! А.Хәсәнов. Үкчә майлау к. үкчә ялтырату. Егетләр, туп-турысын гына турылап әйткәндә, сез беразга үкчәгезне майлагыз әле. А.Алиш . [Вил:] Бәла-казалар калкып чыкканчы үкчәне майлау – егет кеше эше! А.Гыйләҗев. Үкчәсенә тай басмаган Дөнья күрмәгән, тормышны татымаган, тәҗрибәсез. Үкчә ялау Ялагайлану. – Син үкчәләрен ялаган хуҗаларың аны, кызганычка каршы, производствода була торган гадәти хәл итеп кенә санаячаклар, – дип кисәтте. А.Хәсәнов. Үкчә ялтырату Тиз арада юк булу, качу, таю, сызу. «Тай моннан, үкчәңне ялтырат, сыпырт!» – дисең инде? А.Гыйләҗев. Яхшы, исән-имин чакта бу аланнан тизрәк ычкынырга, үкчәңне ялтыратырга кирәк. А.Хәсәнов |