ҮКСҮ ф. Сулкылдап елау. Баш-аягы исән калуына сөенергә дә белмичә, Нәҗип өенә кайтты, җылап, шешенеп беткән Наилә аның күкрәгенә капланып бик озак үкседе. А.Гыйләҗев . Сәдит куанычыннан үкси иде. А.Хәлим Үксеп алу Бераз үксү. Шулай да ул үз янына тезләнгән Айлы бикәнең шәүләсен бик тиз шәйләп алды, аның тыелып кына үксегән тавышын да аермачык ишетте. В.Имамов . Әнием ишекне бикләгән арада, мин, идәнгә сузылып ятып, янә аякларымны идәнгә бәрә-бәрә, берара үксеп алырга өлгерәм. А.Әхмәтгалиева Үксеп бетү Бик нык үксү. Елап үксеп беткән тавыш белән җавап килде ---. Г.Ибраһимов . Мәрьям килен әнә тәмам үксеп бетте. М.Хәбибуллин Үксеп җибәрү Кинәт үкси башлау. Мөнирәнең күзләренә яшь тулды, үксеп җибәрүдән куркып, санитарларны ашыктырды. Г.Әпсәләмов . Малай яңадан үксеп җибәрүдән чак тыелып калды. А.Хәлим Үксеп кую Кинәт бераз үксү. Өчесе дә авыр сулый, өчесе дә әледән-әле үксеп куя. Ф.Баттал. Ага Идел... төшләрендә Үксеп куя бер сулыгып; Ярларына иңеп калган Бурлакларның моңсулыгы... Л.Шагыйрьҗан Үксеп тору Даими яки әледән-әле үксү; әле, хәзер үксү. Кызны эзләргә мин Йөгердем, Үксеп тора иде, Көлдердем! Ш.Галиев. Хәдичә аның өйалды почмагында үксеп торганын күрсә дә, янына барырга кыймады, ул үзе күз яшен түгеп бетергән иде инде. М.Маликова Үкси башлау Үксергә тотыну. Екатерина Павловна, Газинурның ике беләгеннән кысып, башын аның күкрәгенә куйды, тагын үкси башлады. Г.Әпсәләмов . Телефонны куюга ук, куллары өстенә капланды да Кадрия ачыргаланып-ярсып үкси башлады... В.Имамов |