ҮКСЕЗ с. 1. 1) Әтисе, әнисе яки икесе дә вафат булган яки ташлап калдырган; ятим . – Башыбызга бәла алып килмәсә генә ярар иде бу үксез бала! – дип көрсенде хуҗабикә... Р.Батулла. Мич янында басып тора үксез малай, Бөрешүдән кулын кулга кушкан килеш. Р.Шәрипов 2) күч. Кадерсез; кирәксез; чит. Читтәрәк үксез кебек тик бер күңелсез өй тора. Н.Исәнбәт. Кайдадыр бүтән җирдә, әйтик, татарның үксез туфрагы Кырымда яки Әстерханда яшәсәң, озын кышның әшәкелегеннән, пычрак көзнең хәерсезлегеннән котылып, бәхет-сәгадәт һәм рәхәтлекләр чигәрсең сыман. Ф.Яхин 3) күч. Ялгыз; парсыз. Син китәсең, йолдыз сүнәр... Ялгызлыкка ташланган Үксез ярга яшәү бирмәс яктылары көндезнең! Р.Гаташ. Шушы ике образдан башка берни дә юк аның теткәләнеп, җәрәхәтләнеп беткән үксез күңелендә. Г.Гыйльманов 2. и. мәгъ. Әтисеннән, әнисеннән яки икесеннән дә калган бала, ятим бала. Үксезнең карыны туймас. Мәкаль. Ә Вәзирәнең күз алдында аның тәрбиясендә булган интернат үксезләре торды. Р.Гаязетдин 3. рәв. мәгъ. Караучысыз, ятим булып. Күрәсең, үксез үскәнгә, кече-кечкенәдән миңа ияләшкәнгә шулай итә торгандыр инде... В.Нуруллин. Кызганып, үксез кала күз нурларым, дип кайгырам ---. Г.Харис |