ҮКЕРҮ ф. 1) Каты итеп кычкыру, бакыру (хайваннар тур.). Берзаманны барча сыерлар да үкерә, әйтерсең лә алар Сәмигулланы куып җибәрергә тели. Р.Батулла

2) Сузынкы, калын авазлар чыгару, гүләү. Үкереп искән җил болытларны куа... А.Алиш. Әмма куерырга өлгергән нефть эченә торба башын батыру белән, үкереп чыккан пар шунда ук тынды. М.Хәсәнов. Мондый күренешләрдән мөкиббән китеп торган адәмнәр урамнарга үкереп чыккан танкларны күрми калган. З.Хәким

3) сөйл. Кычкырып елау, сузып-сузып елау. Саҗидә юк дип әйтә алмады, җавабы бугазы төбендә утырып калды, күзләренә яшь төелде, һәм ул тыела алмыйча үкереп елап җибәрде. М.Галәү. Иван, икенче тапкыр сугышсыз-орышсыз мәсхәрәле җиңелүне кичерә алмыйча, үкереп төннәр уздырды. Р.Батулла

4) сөйл. Акыру, улау, тавышын көчәйтү. Аның сүзен ишетергә өлгергән декан, Былтыр кыскан Шүрәле кебек, тагын да үкереп кычкырып җибәрә ---. Ф.Яхин. Җыелган халык та, баскынчы яугирләр дә бердән үкереп аһ итте ---. Р.Батулла

Үкерә башлау Үкерергә тотыну. Моңа кадәр салмак кына эшләп яткан «райт-циклон» моторлары үкерә башладылар. М.Юныс. Мотор шартлап кабына һәм үкерә башлый. И.Хуҗин

Үкереп алу Бер тапкыр үкерү, аз гына үкерү. Бу җанвар тәннәргә суык йөгерерлек итеп үкереп ала да тирән ухылдап куя... Г.Гыйльманов

Үкереп җибәрү Көтмәгәндә үкерү. Кайтырга чыккач кына, арыслан кинәт туктаган, коточкыч көчле итеп үкереп җибәргән: таулар дер селкенеп киткәннәр, һавадагы кошлар җиргә төшкәннәр, башка ерткычлар кайсы кая качып беткәннәр. А.Алиш. Менә хәзер өйләр ишелерлек итеп яңгыратып үкереп җибәрер дә, куркудан кирпечләр ишелеп төшәр, һәм син шулар астында калып үлеп үк китәрсең сыман. Ф.Җамалетдинова

Үкереп кую Кинәт бер тапкыр үкерү. Халык диңгезе үкереп куйды. Р.Батулла. «Ник мине тынгысызлап йөрисең?» дигән кебек, тагын бер тапкыр үкереп куйган да, ах-ух килеп, --- түшәккә барып яткан. Г.Гыйльманов

Үкереп тору Даими, әледән-әле үкерү; әле, хәзер үкерү. Урман, каты давылда ярсыган диңгез кебек, өзлексез үкереп торды... М.Хәсәнов. Ул мине, идәндә тыпырдап, әтиемнең киеменә ябышып үкереп торган кызчыкны, йолкып дигәндәй үзенә тарта. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә