ҮКЕРТҮ ф. йөкл. юн. к. үкерү. Барышев машинасын кабызды, моторны бөтен куәтенә үкертте дә сүндерде. М.Хуҗин . Менә бервакыт басу капкасыннан, гармун үкертеп, өч арба егетләр килеп керде. М.Мәһдиев Үкертә башлау Үкертергә тотыну. Капитан, машинаны кабызырга дип, стартёрны иләмсез үкертә башлаган иде инде. Г.Кашапов . Беркөнне кичен, бөтен кеше ял итәр вакытта, өстәме, астамы, әллә күршедәме шунда, перфоратор үкертә башладылар. Туган як Үкертә бирү Бернигә карамый үкертү. Гармунчы бу көйне белеп бетерми икән, әмма бирешмәде, аккордеонны үкертә бирде. М.Мәһдиев Үкертеп алу Тиз генә, бер мәртәбә үкертү, беркадәр вакыт үкертү. Миңлегали тальян гармунын үкертеп алды. М.Мәһдиев. Шулчак Ильяс, тракторын бер үкертеп алды да, тиреслеккә таба кереп китте. Н.Акмал Үкертеп бетерү Барысын да үкертү. Сары чәчле марҗа дигәнем татар кызы булып чыкты, кәрәзле телефонында урыс җырларын үкертеп бетергәч, татарныкыларны тыңлап утыра башлады бу. Кәеф ничек? Үкертеп җибәрү Кинәт үкертү. Төркемгә җитәр-җитмәс, шофёр, юри булса кирәк, моторын яман үкертеп җибәрде. М.Хәбибуллин. Ком өеменә җитеп, аңа утырдым, көпчәкле тракторны үкертеп тә җибәрдем. Ф.Яхин Үкертеп кую Бер тапкыр үкертү |