ҮКЕРТЕП рәв. 1) Бик шәп итеп; нык итеп; бик тырышып; бөтен шартларын туры китереп. Молодец, энем, үкертеп сату итә башладың. Т.Гыйззәт. Башка укучылар да Акназардан гел зарландылар: әле анысын, әле монысын үкертеп кыйнаган. Г.Әпсәләмов. Берзаман торып караса, Мөдәррис тә, Гәрәй дә үз ихаталарында үкертеп эшләп яталар. М.Галиев

2) Күп итеп, мул. Ачлык елдан соңгы елны исеңә төшер: бөтенләй чәчмәгән җирләрдә дә үкертеп уңыш урдылар. Т.Гыйззәт

3) Бик каты, көчле итеп. Гарифтан үкертеп самогон исе килә. И.Шиһапов

4) Аяусыз, рәхимсез рәвештә. Дошманны үкертеп куар көннәр килеп җитте. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә