ҮКЕНҮ ф. 1) Эш узгач, кылган хаталарны аңлап, гаепне танып кайгыру. Аңлагандыр да, элекке ялгышлары өчен үкенгәндер дә, дип уйлыйм. А.Тимергалин . Бар теләгем: яшәлмәсен иде Кылган ялгышларга үкенеп! Ф.Зыятдинова. Гомер буе үкенеп яшәрмен микәнни? Р.Сальмушев 2) Уйланган эшнең барып чыкмавына борчылу. Ә ул, табылмаган мәхәббәткә ышанып, тормышын ватып ташлагандыр да, хәзер үкенеп, үзен үзе дә күралмыйча гомер сөрәдер... Ф.Җамалетдинова. Их, тагын бер күреп иркенләп сөйләшеп булмады шул апа белән, дип үкенде ул. З.Мурсиев ◊ Үкенеп бетә алмау Бик үкенү, үкенгән өстенә үкенү. Ни эшлим икән, эшләр менә шулай-шулай бит дип, районнан ярдәм сорап караган идем – ник авыз ачканыма үкенеп бетә алмадым. В.Нуруллин. Азат сөйләгәннәрне магнитофон тасмасына язып калмавыма хәзер үкенеп бетә алмыйм. А.Тимергалин Үкенә бару Торган саен ныграк үкенү. Хәзер инде ул кичәге дулавы-ярсуы өчен торган саен үкенә бара иде. М.Галәү Үкенә башлау Үкенергә тотыну. Соңыннан үкенә башласаң, мин нишләрмен? Юк! Син әрәм булма, син бәхетле бул, Нюра!.. Г.Бәширов. Тәңгәрәй буранга каршы юлга чыгуына үкенә дә башлаган иде инде. Г.Гыйльманов Үкенә тору Даими үкенү; еш үкенү. Аннары әрәм гомергә үкенәсең. Үкенә торгач, янә дә бушка уза... Ш.Галиев Үкенеп алу Беразга гына үкенү. Замир газ пистолетын якынрак куймаганына үкенеп алды. Т.Галиуллин . Хәзер Сабантуй күлмәген киеп тә булмас, дип үкенеп алган Айгөл, дусларына килеп кергәч, яраларының әллә ни булмавын күргәч кенә тынычланды. Ф.Яхин Үкенеп бетү Бик үкенү. Зверинецка тапшыруыбызга да үкенеп беттек. А.Хәсәнов Үкенеп йөрү Озак вакытлар үкенү. Мин гомер буе сине рәнҗеткәнгә үкенеп йөрдем. Р.Хәбибуллина. --- гүя шунда килеп карамаса, җанына тынычлык тапмыйча көне буе үкенеп йөрер, Юматшасы каршында ниндидер җинаять эшләр төсле. Г.Әпсәләмов Үкенеп кую Кинәт үкенү. Моңарчы алар өендә булмавыма ихтыярсыздан үкенеп тә куйдым. Ә.Еники. Әмма көннәрдән бер көнне капка төбендә яхшы атка атланган, затлы киемгә киенгән Мөхәммәдьяр остазны күргәч, таш атканына үкенеп куйды. Р.Батулла. Боларны күңеле белән тойган, әйткән сүзен кире ала алмаячак Хәния үкенеп тә куйган иде... А.Хәйретдинова Үкенеп тору Даими, әледән-әле үкенү; әле, хәзер үкенү. – Ризалыгын риза да, икенче билетны алуыма үкенеп торам әле, – дип әйткән, ди, ул бәндә. Мәзәк. Буласы булганга булган инде! Үкенеп торырга вакыт тар! Ш.Җиһангирова Үкенеп яту сөйл. к. үкенеп тору . Шулаен шулай да, хәзер барысы өчен бергә үкенеп ятам. А.Гыйләҗев . Соңгы көннәрем тәмугка әйләнде, телемдә булган иң начар сүзләрне әйтәм дә, ахырдан, үз бүлмәмә кереп, елый-елый үкенеп ятам. К.Тимбикова |