ҮКЕНЕЧЛЕ с. 1. Үкенеч белдергән; үкенеч тулы; үкендерә торган. Үкенечле, сагышлы уйлар Нуриянең йөрәген яндырды ---. Р.Хәбибуллина. Үкенечле үлем миннән дә газиземнең җылы карашын, «бәпкәм», «кызым» дигән ягымлы, йөрәкләргә җан өргән, әни кеше генә әйтә алган назлы сүзләрен ишетү бәхетен тартып алган... А.Хәйретдинова

2. рәв. мәгъ. Үкенерлек итеп; әрәмгә, заяга. Тиздән туар, дигән хыяллары гел үкенечле тәмамланды: һәр баласы үле туды. Г.Әдһәмова. Сагындыра, каһәр, моңы, зары белән, Яшьлек үкенечле узса да. В.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә