ҮКЕНЕЧ и. 1. 1) Берәр эш, вакыйга, күренешкә (югалган, эшләнми калган, башкача эшләнгән һ.б.ш.) бәйле үкенү, борчылу хисе. Аларның күз карашында ук тел белән генә әйтеп-аңлатып булмый торган моңсулык... җирсү... үкенеч... ләгънәт... каргыш... тагын әллә ниләр бар... Ф.Абдуллин. Бу сүзләрдә кеше рухының кодрәтенә соклану да, үз бурычын гадел үтәүчегә рәхмәт хисләре дә, җиңел уйлар белән ялгыш юлга төшкәннәрнең чиксез үкенече дә бар иде. М.Кәбиров 2) Үкендерерлек, үкенерлек хәл. Үкенечен калдырырлык итмәдем, утыз бер ел рәттән тарттым. В.Нуруллин. Ни үкенеч, тыңлый белмәгәнбез хан торынын. Г.Гомәр 2. с. мәгъ. Үкендерә торган, үкенерлек . Бик үкенеч: аера бит төн якты көннән. Я, кем бар, әйтегез, үлгәч терелгән? Г.Хәйям. Үзәк Комитетның сәркятибе сүзен тыңламыйча ярамый, аны аяк астына салып таптасаң, аннары үкенеч хәлгә төшәреңне бел дә тор. Казан утлары ◊ Үкенечен калдырмау Туган мөмкинлекләрдән файдалану; булдыра алганның барысын да эшләү. Әле дә шунысына сөенәм: ичмаса, кулда власть барда, үкенечен калдырмадым. Р.Зарипов. Үкенечкә калдырмау к. үкенечен калдырмау. Соңыннан үчен дә кайтарды анысы, үкенечкә калдырмады. М.Әмирханов. Аның каравы хәллерәк авыл агайлары-апалары үкенечкә калдырмадылар, күрше шәһәрдән капчык-капчык кием-салым ише ходовой әйберләрне күп ташыдылар. И.Диндаров. Үкенечкә калу Берәр мөмкинлектән, форсаттан файдалана алмау; берәр эшне вакытында тиешенчә эшләп җиткерә алмау. Алып китим үзеңне хуш исле далабызга, үкенечкә калмасын... М.Хәбибуллин. Үкенечкә каршы кер. сүз к. кызганычка каршы. Үкенечкә каршы, Хәмидә, мин аның адресын белмим. Т.Гыйззәт. Мәгәр, үкенечкә каршы, язып алган кәгаземне, кайткач күпме эзләсәм дә, таба алмадым. Ә.Еники. Үкенечкә төшү Бик нык үкенү. Гүя ул бик кирәкле бер эшен оныткан да шуның өчен үкенечкә төшкән. Ә.Гаффар |