ҮКЕНЕРЛЕК с. Үкендерә торган; үкенү уята торган. Гомерен саф килеш, пакь килеш уздырган, берәүгә дә бил бөкмәгән, берәү алдында да рияланмаган, тәлинкә тотмаган, вөҗданына хыянәт итмәгән, йөзенә кызыллык китерә торган яки үкенерлек бер генә эш тә эшләмәгән бу кешегә боларның берсе дә кирәк түгел. Г.Әпсәләмов . Үкенерлек юлга чыгып, гаеп-кыек ясый күрмә берүк!.. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә