ҮКЕНДЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. үкенү. Әллә, мине сөйләтеп, серләремне сөйләгәнгә үкендерергә тырышасыңмы? Г.Камал. Зуфирә, ире үзен гаепле санар, ә мин аны озак гафу итмәм, ялындырырмын, үкендерермен, дип уйлаган иде. М.Маликова 2) з.-сыз Үкенергә туры килү. Искә төшә, үкендерә, үзгәртеп булмый. Т.Миңнуллин. Ул да үзе, мин дә үзем генә. Үкендерер, беләм, үкендерер тыңлаганга кеше сүзен генә. Г.Корбанова Үкендерә башлау Үкендерергә тотыну. Хөршидәнең мине дөрес аңламавы да, үземнең аңа шундый нечкә нәрсәне чамасызрак ычкындырып җибәрүем дә шундук үкендерә башлады. Г.Бәширов Үкендереп кую Кинәт, шунда ук үкендерү. --- классик әдибебез Гаяз Исхакый «эше»нең Ибраһим Нуруллин кебек зур академизм мәктәбен үткән гаять тәҗрибәле, ышанычлы, намуслы затлар кулына эләкмәве янәдән үкендереп куя. Р. Нуруллина. Автор Кычытканлыны яраттырырга өлгерә: авылның үткәне хакында горурланып укыйсың, умырзая аланының сөрелүе, урманнарның киселүе җанны тырнап, үкендереп куя. Казан утлары Үкендереп тору Даими, әледән-әле үкендерү; хәзер, әле үкендерү. Бер язмышны әнә шул казадан яклый алмавы Зарифны хәзер гомер буе үкендереп торачак. З.Мурсиев. Әмма күңелдән һәрчак китмәгәне, үкендереп торганы да бар. Н.Гариф |