Ү’ЗТУМА с. 1) махс. Катнашмалардан эретеп алынган металлдан аермалы буларак, әзер кисәк килеш табылган. Үзтума алтын 2) лингв. Баштан ук телнең үзенеке булган, алынма түгел. Ләкин үзтума исемнәр аларның кайберләрендә күбрәк һәм ныграк сакланган. В. Хангилдин. А.Е. Аникин һ.б. кайбер авторлар бу сүзне, шиксез үзтума тунгус-маньчжур сүзе, дип ныкышалар. Р.Әхмәтьянов |