Ү’ЗСҮЗЛЕЛӘНҮ ф. Үзсүзлелек күрсәтү. – Балҗан хәзер минем хатыным, – диде Амантай, үзсүзлеләнеп. Т.Әйди. – Без язылышабыз! – дип үзсүзлеләнде Самат. Н.Акмал. Бүген минем сине нигәдер җибәрәсем килми, Фәләх. Бер дә бүтәнгә түгел, фәкать кадереңне белгәнгә генә шулай үзсүзлеләнәм. В.Нуруллин Үзсүзлеләнә бару Торган саен ныграк үзсүзлеләнү. Һәр яңа сүз саен ныграк үзсүзлеләнә генә барды егет. Р.Гаязетдин. – Талип Кәрамович үзе дә белә, – диде үзсүзлеләнә барган Мидхәт. Казан утлары Үзсүзлеләнә бирү Бернигә карамый үзсүзлеләнү. Шамилнең үпкә саклый белмәгәнлегеннән файдаланып, Кәрим тагын үзсүзлеләнә бирде ---. Н.Хәсәнов Үзсүзлеләнеп китү Көтмәгәндә яки соңгы арада үзсүзлеләнү. Җыелган арада без аның шатлануын, йомшарып китеп, елап та алуын, кайчак үзсүзлеләнеп китүен күреп уйлап куябыз: аның белән бары аны чын күңелдән яраткан кеше генә яши аладыр. Дуслык |