Ү’ЗСҮЗЛЕ с. 1) Үз фикерен генә үткәрә торган, кире, тискәре. Яшь чакта авылда Биккининнан да үзсүзле кеше юк иде. Аныңча булмаса, ул башын югалтырга әзер иде. Ф.Садриев. Гомер кичергән олы яшьтәге ананың, күпне күрсә дә, барыбер яшьләрчә катгый фикердә калган үзсүзле килененә андый гына боерык бирергә дә хакы бардыр. Ф.Мөслимова 2) Сүзендә нык торучан, үз дигәненә ирешүчән, булдыручан, үҗәт. Әнинең анасы – ерак әбинең бик үзсүзле, бөтенесен үз кулында йомарлап тотарга яратучы нык куллы үткен карчык булуын без, балалар, яхшы ук сизә идек. Г.Бәширов |