ҮЗСЕНҮ I ф. 1) Үз итү, якын итү. Үзсенерлек тә бар шул: менә алама-шалама сөйкемле генә егетләр, һәммәсе дә үз кешеләр, әнә сәкедә түшәгән, җыйнак кына, риясыз гына аларның урыннары... Ш.Камал. Ул безне бик үзсенә 2) Ияләнү, күнегү; якынаю. Ул сөйләгәндә, башкалар күңел куеп тыңлый, аның авызына карап тора иделәр. Ул үзе дә, тәмам үзсенгән рәвештә, янындагы кешеләргә һәм баракның буена сузылган сәкегә күз йөртә иде. Ш.Камал. Бәдери шәһәр тормышын үзсенмәде. Г.Рәфикый 3) Чиктән тыш кылану; киреләнү 4) Дәртләнү, рухлану. Җаныма урынны җиденче күктән бирделәрмени, үзсенеп һәм үсенеп киттем. Ф.Яхин Үзсенә башлау Үзсенергә тотыну. Тегеләр бик үзсенә башлагач, иң элек берсенә янындагы агач кисәге белән бәрде ---. Г.Ибраһимов Үзсенә төшү Бераз үзсенү Үзсенеп бетү Тулысынча, бик үзсенү Үзсенеп китү Тиз арада үзсенү. Малайның болай үзсенеп китүенә минем җаным кытыкланып китте дә, мин, әлбәттә, бик матур итеп булмагандыр инде, борылып карадым. Г.Камал. Ләкин шунда да бу егет миңа бик тиз үзсенеп китте, икенче көннән үк идарәгә үз бүлмәсенә кебек итеп килеп керә, минем урыннарга утыра вә ята башлады. М.Мәһдиев. Бәдердәге җиңү белән рухланып һәм үзсенеп китеп, мөселманнар аларны кысрыклый башларга, Мәдинәдән куарга мөмкин иделәр. Ф.Яхин |