ҮЗСЕНДЕРҮ ф. 1) Кемгә дә булса үзенчә генә эшләргә мөмкинлек бирү, узындыру. Аның хезмәт сөючән булуыннан минем бәхетем булды, беркайчан да аны кызганырга яки үзсендерергә туры килмәде. Таң

2) Хисләрне уяту, күңелне үстерү, дәртләндерү. Әйе, яңа урын, котлы урын һәр килгән кешене үзсендереп, зур эшләргә дәртләндереп җибәрә иде. З.Мурсиев. Аларга сөйләнгән сугыш һәм борынгы каһарманнарның өлге булырдай батырлыклары --- хакындагы көйле кыйссалар һәм егетлеккә өндәгән шигырьләр хисләрен кузгатмый, үзләрен үзсендерми, күкрәкләрен киңәйтми калдырмады. Ф.Яхин

Үзсендерә төшү Бераз үзсендерү

Үзсендереп кую Кинәт үзсендерү

Үзсендереп тору Һәрвакыт, әледән-әле үзсендерү

Үзсендереп җибәрү Бераз яки көтмәгәндә үзсендерү. Дус язучылары (шаян халык) аны үзсендереп тә җибәрәләр иде. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә