Ү’ЗМӘШГУЛЬ с. 1. Үзенә эшләүче, үз эше белән мәшгуль булган. Күптән түгел Эшмәкәрлек советы үзмәшгуль кондитерларга яңа кагыйдәләр булдырды. Шәһри Казан. Үзмәшгуль кеше юридик затлар белән эш итсә – табышының 6 проценты күләмендә, хосусый затлар белән эшләгәндә, табышының 4 проценты күләмендә салым түли. Мәдәни җомга 2. и. мәгъ. Беркемне дә ялламыйча, беркемгә дә ялланмыйча, берүзе генә табыш алуга корылган эшчәнлек белән шөгыльләнүче зат; шәхси эшмәкәр. Бүгенге көндә Татарстанда 59 меңнән артык кеше үзмәшгуль буларак теркәлгән, әлеге санны 60 меңгә җиткерү бурычы тора. Ватаным Татарстан. Һөнәри табыш яки --- үзмәшгульләргә салым – заказчыдан турыдан-туры акча алып, хезмәт килешүе буенча, кеше ялламыйча эшләүчеләр өчен кабул ителгән салым режимы. Мәдәни җомга |