ҮЗЛЕЛЕК и. Үзле булу сыйфаты; үзле булу дәрәҗәсе. Деформацияне чамалау, металлның сыгылмалылык дәрәҗәсен, үзлелеген билгеләү, төрле үлчәмнәрне анализлау һәм максатка якынаю өчен, механика фәнендә моңа кадәр тупланган гыйлемне белү, аңа нык таяна алу кирәк. Т.Әйди. Бармаклар туфракның һәр төерен, дымын, көпшәклеген яисә үзлелеген тойган кебек, син дә басуыңның холкын, ни теләгәнен, нәрсәгә бай, нәрсәгә ярлы, нәрсәгә туенган, нәрсәгә сусаганлыгын бик яхшы беләсең. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә