ҮЗЛЕГЕННӘН рәв. 1) Үзеннән-үзе, тышкы сәбәпләргә бәйсез рәвештә. Ниһаять, җансыз йөрәк беренче тапкыр үзлегеннән тибрәнеп куйды. Г.Әпсәләмов . Чардуган пәрдәсе күтәрелә, пьедестал үзлегеннән шуышып кереп китә. А.Гадел

2) биол. Кеше катнашы, махсус чаралар кебек тышкы тәэсирдән башка, табигый рәвештә, үзеннән-үзе. Үзлегеннән аталану

3) Укытучы яки остаз ярдәменнән башка; махсус уку йортында укымыйча. Эше никадәр генә авыр булмасын, егет үзлегеннән укуын ташламады. А.Фәләх. Ул биредә үзлегеннән рояльдә, соңрак аккордеонда уйнарга өйрәнә. Г.Бәйрәмова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә