ҮЗЛӘШҮ ф. 1) Таныш булмаган мохиткә күнегү, ияләшү. Юктан да кызык табып кеткелдәргә ярата торган ачык йөзле, теләсә кем белән бик тиз уртак тел таба белә торган уйнак күңелле Нәҗибәгә барысы да тиз үзләшә иде. Т.Әйди. Идел буендагы элек яшәгән Займище сагындырдымы, әллә бүтән сәбәпме, кисәк кенә үзләшә алмадым. Р.Фәйзуллин 2) Күңелгә якын, үз итеп кабул ителү. Яңа сүз башта гына чит сыман тоелырга мөмкин, тора-бара ул үзләшә, чит булып тоелмый башлый, мәгънәсе тирәнәя, киңәя, гомумиләшә, дигән фикер үткәрә автор. Б.Рәхимова 3) Үз булып китү, чит-ят булуы сизелми башлау. Бу төсләрнең кайберләре татардан рус теленә дә кереп үзләшкән (буланый, каурый, чалый, чубарый кебек). А.Тимергалин Үзләшә бару Торган саен яхшырак үзләшү. Без реконструкция чорындагы әдәби хәрәкәтебездә менә бу саналган сыйфатларның көннән-көн тирәнәя, үзләшә барганын күрәбез. М.Җәлил Үзләшә башлау Үзләшергә тотыну. Төнге кунак та үзләшә башлады, ахры, бик үк аңлаешлы булмаса да, адәми авазлар чыгарып быдырдады ---. А.Тимергалин . Балалар үзләшә башладылар. Казан утлары Үзләшә төшү Бераз үзләшү. Икенче-өченче көннәргә киткәч, Мирсәет, беркадәр үзләшә төшеп, утырыр урын да тапты һәм күңеленә хуш килгән ораторларның кайбер фикерләрен куен дәфтәренә теркәп барды. Р.Мөхәммәдиев Үзләшеп алу Тиз арада үзләшү. Шулай да бу яңа Тукай белән бик тиз үзләшеп алдым. Г.Камал . Бераз кызып, үзләшеп алгач, Касыйм абзыйның теле тагын да ачылды. Казан утлары Үзләшеп бару Әле үзләшү процессында булу Үзләшеп бетү Тулысынча, тиешле дәрәҗәдә үзләшү. Мин шушы җәй эчендә Рәбигалар гаиләсе белән шулхәтле үзләшеп беткән икәнмен, алар йортындагы кайгы миңа да тәэсир итте. Г.Рәхим. Ә менә татар телендә үзләшеп беткән, сабый чактан ук таныш, ләкин серле «магнит» сүзенә кагылмау хәерле. А.Тимергалин Үзләшеп җитү Тиешле кадәр үзләшү; тәмам үзләшү. Тәмам ияләшеп, үзләшеп җиткәндә генә: – Иртәгә мин китәм инде, Өлфәт, – диде Сәкинә. В.Нуруллин. Хәлбуки ул елларда инде вакытлы матбугатта, китап-брошюраларда һәм радиода эшкәртү сүзе тәмам үзләшеп җиткән була. А.Тимергалин Үзләшеп килү Соңгы арада үзләшүгә таба бару Үзләшеп китү Көтмәгәндә, тиз арада яки җае белән, әкренләп үзләшү. Моңарчы Луизага якынаерга куркыбрак йөргән егет кинәт үзләшеп китте ---. А.Гыйләҗев . --- яңа сүз шулкадәр дә үзләшеп китә, аны читтән кергән дип сөйләүче уйламый да, бары тик галимнәр генә ул сүз тарихын өйрәнеп, тикшереп, аның беренчел нигезен табарга мөмкин ---. Б.Рәхимова |