ҮЗЛӘШТЕРҮ ф. 1) Берәр юл белән чит кеше әйберен үзеңнеке итү, урлау. Юа сатып җыелган акчаның шактый өлешен үзләштерергә өлгергән булып чыкты теге малайлар. А.Фәләх 2) Берәр яңа яки асылда үзеңә хас булмаган үзенчәлек, сыйфат һ.б.ш. нәрсәне оту, тәкълит итеп алу; үзендә булдыру. Хатын-кызлар исә, киресенчә, буыннан-буынга ир-ат сыйфатларын үзләштереп, ирдәүкә азманнар санын арттыралар. А.Тимергалин 3) Яңа белемне өйрәнеп, төшенеп, хәтердә калдыру. Бүтән фәннәрдән ярыйсы гына укый торган Наилә сопроматны һич кенә дә үзләштерә алмый азапланды. В.Нуруллин. – Ул энергияне атмосферадан ала, – диде әллә каян фәнни атамаларны үзләштергән әби. А.Тимергалин 4) Эшкәртеп, өйрәнеп, файдалануга кертү. Сезнең ирегез, Франциягә визиттан кайткач, хәрби флоттан демобилизацияләнгән ике йөздән артык иптәшләре белән Казахстанга чирәм җирләр үзләштерергә киткән. А.Хәсәнов. Ерак Космосны үзләштерү аерым дәүләтләр кулыннан килми. А.Тимергалин 5) Нәрсәне дә булса кулланырга, эксплуатацияләргә өйрәнү, күнекмә алу. Да, болар бар да – техниканы яхшы үзләштерә алмау бәласе, егетләр. А.Алиш 6) икът. Бирелгән акчаны, средстволарны эшкә тоту. Капитал үзләштерү 7) биол. Ризыкны эшкәртеп, кирәкле нәрсәләрен организмга алу, сеңдерү. Ашказаны теләсә нинди ризыкны үзләштерә, әмма ризык табигый булырга тиеш – җиләк-җимеш, бал, яшелчә, сөт. Мәдәни җомга . Исегездә тотыгыз: туену хисе ашый башлап 10 минут узганнан соң килә, ашалган ризыкның үзләштерелгәнен көтегез. Байрак Үзләштерә бару Эзлекле рәвештә, туктаусыз үзләштерү. Сәхнә әдәбиятына хас үзенчәлекләрне Г.Исхакый үзләштерә бара. А.Әхмәдуллин. Женя өйрәткәнне шундук үзләштерә барды. А.Хәсәнов Үзләштерә башлау Үзләштерергә тотыну. Тора-бара икмәкне олаулап ук үзләштерә башлады бу. В.Нуруллин. Алты айлык песи күзгә күренеп олыгая, ата мәчеләр холкын үзләштерә башлаган иде. Д.Гыйсметдин Үзләштерә килү Күптәннән бирле үзләштерү. Гадел һәм дөрес итеп яшәү кагыйдәләрен кеше бөтен гомере буена үзләштерә килә. Әдәбият Үзләштерә тору Булган берсен үзләштерү; алдан ук үзләштерү. Күпләр шулай китә инде ул: башкалар мәктәптә чалбар туздырып йөргәндә, болар, ичмасам, һөнәр үзләштерә тора. Саба таңнары Үзләштерә төшү Бераз үзләштерү. Соңга таба урыс телен үзләштерә төшкәч, бу тәгъбир хәзерге мәгънәсен алгандыр, бәлки. Казан утлары Үзләштереп алу Тиз арада, җиңел генә үзләштерү. Шуны гына көткән кебек, инде буын ныгытып, җитмеш җиде һөнәр үзләштереп алган Илекәй дә, хуҗасы белән хушлашып, туган якларына кайтып киткән. Г.Гыйльманов Үзләштереп бару Элекле рәвештә һәрберсен үзләштерү. Әдәбиятның һәр темасын укып, үзләштереп барырга тырышуым да, фәннең үзен яратудан бигрәк, Хәнифә Вәлиулловнаны хөрмәт итүгә бәйләнгән иде. В.Нуруллин. Неужели инде һәр җибәргәнне үзләштереп барырга намуслары җитәр? Ф.Хуҗин Үзләштереп бетерү Тулысынча үзләштерү; барысын да үзләштерү. Шушы ярты ел вакыт аралыгында үзенә кирәкле булган яңа күнекмәләрне үзләштереп бетерә ул. Б.Рәхимова Үзләштереп җиткерү к. үзләштереп бетерү. Социализмча эш методларын әле дә булса үзләштереп җиткерә алмыйбыз... А.Алиш Үзләштереп килү Күптәннән, эзлекле рәвештә үзләштерү; әлегә кадәр үзләштерү. Аның белән ачыктан-ачык сөйләшергә ярамаганын үзләштереп килә идем. А.Гыйләҗев Үзләштереп кую Кинәт яки тиз арада үзләштерү; алдан хәстәрен күреп үзләштерү. Халык җәйләрен җиләк җыя торган чокырларны, көтүлекләрне дә үзләштереп куйган алар. Безнең гәҗит Үзләштереп тору Әледән-әле, даими үзләштерү; әле, хәзер үзләштерү. Туган телебез дин өлкәсеннән философик терминнарны, логика алымнарын, абстракт фикер йөртү механизмнарын туктаусыз үзләштереп торган. М.Юныс Үзләштереп яту сөйл. к. үзләштереп тору. Аның халкы үзе берни җитештерә алмый, тегесенең үтмәс товарын гына үзләштереп ята. З.Хөснияр . Бәйрәм ясыйбыз дип, акча үзләштереп ятмасыннар. Безнең гәҗит |