Ү’ЗЙӨРЕШЛЕ с. 1) Үз тарту көче двигателе белән хәрәкәт итә торган. Уракка төшәр алдыннан гына кайтарган өр-яңа үзйөрешле комбайнга утырмакчы иде Таһир. А.Хәсәнов. Соңгысында сигез йөз танк һәм үзйөрешле артиллериясе бар. С.Поварисов

2) Кул хезмәте куймыйча, тартмыйча, төртмичә хәрәкәт итә торган. Саша Пичугин балачагыннан, үзен хәтерли башлаганнан бирле, эчләрендәге яшерен серен ачарга тырышып, үзйөрешле уенчыкларын һәр винтигына тикле сүтеп ташлый иде. Ә.Мушинский. Үзйөрешле баскыч белән өскә күтәрелгәндә, башымнан әнә шундый уй сызылып үтте. А.Әхмәтгалиева

3) Үз тарту көче белән хәрәкәт итә торган кораллары, машиналары булган. Үзйөрешле полк



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә