ҮЗЕШЧӘНЛЕК и. 1) Һөнәри белеме булмаган, үзе өйрәнеп яисә үз талант көче белән генә иҗат итү, чыгыш ясау, эшләү күренеше. Ул – шагыйрьнең һәвәскәрлек һәм үзешчәнлек чорын үтеп, җитди проблемаларны фәлсәфи яссылыкта гәүдәләндерү сәләтенә ия шагыйрь буларак җитлегүенә дәлил. Т.Галиуллин . Шулай да безнең татар халкында үзешчәнлек бик көчле. Тамаша

2) күч. Профессионализм булмау, осталык җитмәү күренеше, эшнең түбән сыйфатлы булуы. Киләчәктә дә шулай дәвам итсә, әдәбиятыбызны да, сәнгатебезне дә үзешчәнлек басып китмәс микән? Р.Вәлиев

3) күч. Үз белдеге белән эш итү, башбаштаклык. Барыбыз да баскычта калабыз, ә син, Артём, авырткан аягың белән, давай, марш машинага, бернинди дә үзешчәнлек кирәк түгел безгә. Р.Мирхәйдәров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә