ҮЗЕШЧӘН с. 1. 1) Һөнәре белән сәнгатьче булмаса да, сәнгать әсәре иҗат итә, җырлый, бии, нәфис сүз белән чыгыш ясый торган. Ул аны «Маяк» газетасында бастырып чыгарган, үзешчән композитор Сания Әхмәтова аңа көй язган. Ә.Исхаков. Үзешчән җырчы

2) Шундый кешеләр катнашында үтә торган, шулар тарафыннан оештырылган. Диктор: «Медицина институты студентларының үзешчән концертын тапшырабыз», – диде. Г.Әпсәләмов. Шулай, кайчандыр хосусый йортларда оеша башлаган эреле-ваклы үзешчән түгәрәкләрдән чын профессиональ театр дәрәҗәсенә күтәрелгән, дистәләгән еллар дәвамында үз халкына тугрылыклы хезмәт иткән --- татар милли театры үз гомеренең икенче йөзьеллыгына узды. М.Госманов

3) Һөнәри белеме булмаган, үзе өйрәнгән. Бу хикәятем кунакларга да, үзешчән бакчачыларга да, китап укучыларга да хуш килде. Т.Нәҗмиев

4) күч. Фәнни булмаган; нигезле итеп эшләнмәгән. Дөрестер, чөнки, шөгыльләнсә дә, җитди һәм заман таләпләренә җавап бирерлек дәрәҗәдә түгел, бәлки үзешчән юнәлештәрәк фән «ясый» иде ул. Ф.Яхин

2. и. мәгъ. Һөнәре белән сәнгатьче булмаган, әмма җырлый, бии, нәфис сүз белән чыгыш ясый торган кеше. Аларны Эмиль Җәләлетдинов, Венера Шәрипова кебек танылган профессиональ җырчылар башкара, әлеге җырларны үзешчәннәр дә теләп җырлый. Ф.Яруллин. Һәммәсе дә үзешчәннәр смотрыннан башланды. Ф.Садриев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә