ҮЗЕНЧӘЛЕКЛЕ с. 1) Үзенчәлеге булган; ишләреннән аерылып торган, үзенә бер төрле. Мальта атавындагы сарайлар, гыйбадәт йортлары, хәрби ныгытмалар тирә-юньдәге кыргый ташлар белән берләшеп, гаҗәп үзенчәлекле, кырыс һәм кешелекле ысул тудыралар. М.Юныс. Менә кемне генә мисалга алып карама, һәркайсы ниндидер үзенчәлекле, бүтәннәрдән аермалы төскә ия: болындагы чәчәкләр, хәтта күбәләкләр дә шулай. Ф.Яхин

2) сөйл. ирон. Сәер. Ул бик үзенчәлекле кеше инде



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә