ҮЗЕНЧӘЛЕК и. Кемнең яки нәрсәнең дә булса үз ишләреннән аерып торган сыйфаты, билгесе; хасият. Безнең яшьлекнең дә, безнең мәктәп елларының да башка берәүләр татымаган, кичермәгән үзенчәлекләре бар. А.Гыйләҗев . Кемгә ничектер, ләкин авыл теле, шомара барган саен, үзенең үзенчәлекле төсен, тәмен, яңгырашын җуя дип уйлыйм. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә