ҮЗЕ’НЧӘ рәв. 1) Үзе теләгәнчә. Син аның кодрәтен онытып, үзеңчә әллә нинди планнар төзеп яткан буласың, ә ул тота да үзенчә эшли! А.Гыйләҗев . Бер көнне сөт ташучы җиксә, икенче көнне тирес түгүче үзенчә куалады. В.Имамов

2) Үзенә генә хас булганча. Теге китаплардан Берлин тирәләренең табигатен сурәтләгән урыннарны табып укып-укып карыйм, ләкин анык кына бер картина күз алдыма килми, чөнки һәр китапта үзенчә сурәтләнгән. В.Нуруллин

3) Үзе уйлаганча; үзе белгән, күргән, булдыра алган күләмдә. Дөрес, сугыш турында һәркем үзенчә сөйләр, чөнки һәркемнең үз язмышы бар иде... А.Гыйләҗев. Борынгы галим, схоластик фикер йөртү юлы белән, Алланың кодрәте чиксез киң булуын үзенчә дәлилли дә кебек. А.Тимергалин

4) Үз телендә, үзе аңлата алганча. Башта, ыгы-мыгы килеп, үзенчә мыгырданып ятты да [бала] ---, әллә минем өн-тавышымны ишетмисезме, күрсәтим әле үземнең кем икәнлегемне, үрле-кырлы китерим әле дигәндәй, кычкырып еларга да тотынды. С.Поварисов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә