ҮЗЕНЕКЕ а. Предметның аның хуҗасы булган затка нисбәтләнүен белдерә. Гайшәнең үзенекеләр тузганнар, төпләре тишек, тик чүпрәк тыгып кына йөртеп азаплана иде. Г.Ибраһимов. Хөсниҗамалдан туган теге кыз үзенеке икәнен белә идеме Хәнәфи? В.Нуруллин ◊ Үзенекендә тору Үз фикерен уздыру, үз фикереннән кайтмау. Аларның күз яшьләренә, лаф оруларына карамастан, үзенекендә торды Әхәт. З.Мәхмүди. Үзенекен итү Үзенчә, үзе теләгәнчә эшләү; өстенлек итү, җиңү. Шулай да вакыт галиҗәнаплары үзенекен итте. В.Имамов . Гөлсия тәки үзенекен итте. А.Нәҗми. Үзенекен каеру Үзенә кирәк булганча сөйләү; эшләү. Беркатлы Бибисара яңадан үзенекен каерды: – Анысы инде, Хатирә, безнең Гөлшәһидәбез кебек үк сөйкемле сөяк булмас, – диде. Г.Әпсәләмов. Ләкин Гасимә гел үзенекен каерды: – Беләбез инде андый кичектерергә ярамый торган эшләрне! – диде ул, үтергеч итеп. В.Нуруллин. Үзенекен сукалау к. үзенекен каеру. Юк, һаман үзенекен сукалый теге пәри әвәләгән нәрсә. В.Нуруллин . Тамараның йөзендә канәгатьсезлек билгеләре чагылып үтсә дә, Габделнур һаман үзенекен сукалый бирде. Р.Кәрами . Үзенекен туку к. үзенекен каеру . – Абыну-сөртенү – яшь тикшерүчеләр белән була торган хәл, – дип, һаман үзенекен тукыды Өлфәт. А.Тимергалин. Вафирә һаман үзенекен тукый. А.Хәмзин. Үзенеке тоту Эпилепсия өянәге башлану. Үзенеке үзәктә Үзенә караган әйбер, мәсьәлә һәркем өчен беренче урында, иң әһәмиятле нәрсә булуы турында. Һәркемнең үзенеке үзәктә шул – малае әлегә исән булып, дошманга каршы сугышып йөрүен белгән, тик ниндидер сәбәп аркасында күптәннән хаты килмәгәнгә борчылган агайлар: «Алай-болай минекен очратмадыңмы анда?» – дип сорашалар. Ф.Хуҗин. Үзенеке үзенә җиткән Мәшәкате күп булганга, тирә-юньгә, башкаларга игътибар итәрлек хәлдә булмаган. Үзенеке үзенә җиткән, дигәндәй, болай да кәефе юк. З.Хөснияр. Халыкның борчулары болай да үзенеке үзенә җиткән. Безнең гәҗит |