ҮЗЕ а. 1. 1) Субъект, эштә турыдан-туры катнашучы, төп башкаручы. Чөнки ул – үз милкен үзе урлаучы, иң соңгы кабахәт кеше! А.Алиш . Мамыклы кәҗәсе бар Хөснүриянең, шәлне дә үзе бәйли. Н.Кәримова

2) Зат яки предметның берәр эшкә бәйлелеген, мөһимлеген күрсәтә. Урман каравылчысы аңа үзе утын төйи! А.Хәлим. Бу баланы аның янына Ходай Тәгалә үзе җибәргән, ахры. Г.Гыйльманов

3) Тиңдәш сыйфатлар һәм исемнәр алдыннан кабатланып килеп, мәгънәне көчәйтә. Бакса, үзе бөкре, үзе кара йөзле, кыек авызлы, калҗайган башмак кебек әллә нинди әкәмәт борынлы борынгы әбине күреп, күңеле укшый башлый. Ф.Яхин. Алган бере искесеннән шәбрәк, купшырак була: телефон гына түгел, үзе фотоаппарат, үзе видеокамера, үзе диктофон, плеер, Интернет, тагын әллә ниләр... А.Гыймадиев

4) Берәр нәрсәгә хас капма-каршы билгеләрне аерып, басым ясап әйткәндә кулланыла. Быелгы яз әллә нинди – Үзе ярсу, үзе тын. Йөрәкләрне алгысыта Әллә шатлык, әллә моң. Ф.Зыятдинова. Бу нинди чәй: үзе ачы, үзе тәмле кебек. З.Мурсиев

5) Бер үк вакытта яки бик якын вакыт аралыгында булган эш-хәрәкәтләрне аерып бирү өчен кулланыла. Үзе ашыга, кабалана, үзе яулыгын ияге астыннан төйнәргә маташа... А.Тимергалин . Мирвәли үзе йөгерә, үзе һаман артына борылып карый. Г.Гыйльманов

2. и. мәгъ. 1) Хатынның ирен атау сүзе

2) сөйл. Башлык, түрә. Әллә үзе чынлап та анда юк инде? А.Вергазов

3. кис. мәгъ. Ташлама ясап бәяләүне белдерә; аерым бер яктан караганда. Салкын диярлек түгел үзе, әмма күшектергеч көн иде бу. М.Маликова . Шагыйрь түгел үзе, әмма гашыйк, Гыйшкы булгач – шагыйрь инде ул. Ф.Зыятдинов

Үзе баш, үзе түш Үзе теләгәнчә яшәү, эшләү һ.б.ш. турында. [Шәвәли – хатынына:] Син биздердең балаларны. --- Тормаган кая, синең яныңда тормагайлары, – җаны теләгәнчә яши ул каласында: үзе баш, үзе түш. Г.Ахунов. Үзе бер бәхет Берәр нәрсәнең аеруча әһәмиятле, рәхәт һ.б.ш. булуын белдерә. Әйе, апа булу – үзе бер бәхет! А.Нәҗми . Үзе дә йөзе Үзе әйтеп тора, үзе шаһит. Үзенә аерым 1) Махсус; мөстәкыйль. Экспедиция – гәзитәне йибәрү – үзенә аерым бер фән дәрәҗәсенә килгән. Г.Исхакый; 2) к. үзенә башка. Бу көн кунаклар өчен дә, хуҗалар өчен дә үзенә аерым зур бәйрәмгә әйләнде. А.Хәсәнов. Үзенә башка 1) Ялгыз; аерым. Әллә һәрберенең үзенә аерым фатиры, бүлмәсе, үзенә башка казаны, самавыры, табагы, аерым өстәле бармы? Г.Ибраһимов . Аның иң фәггаль бүлеге шәһәрләрдә яши, сәүдәсен, һөнәрен үзенә башка халыклар белән эшли. Г.Исхакый; 2) Үзенчәлекле, үзгә. Бунда матурлык юк, ләкин серрият бар, җанга үзенә башка бер тәэсир бар. Г.Ибраһимов. Аның сүзләре дә ничектер үзенә башка, йомшак, гади, ләкин йөрәккә үтәрлек иде. Г.Әпсәләмов . Үзенә күрә 1) Үзенчә; үз мөмкинлекләреннән чыгып. Авыл да үзенә күрә килен каршыларга җыенды. А.Нәҗми. Тәнзилә үзенә күрә җавап та әзерләп куйган иде. А.Гыйләҗев; 2) Билгеле бер яктан нәрсәгәдер охшаган; үзенчәлекле; бер төрле. Ул көн үзенә күрә бер бәйрәм шикелле булды. В.Нуруллин . Лейтенант Даев исә Абушахманга булган игътибарын арттырды, алар арасында ниндидер үзенә күрә бер дуслык урнаша башлады. Г.Әпсәләмов . Аның үзенә күрә тәрәзәләре һәм чаршау шикеллерәк ачыла торган ишеге бар, ишек төбенә аяк киемен сөртү өчен камыш палас җәелгән иде. А.Тимергалин ; 3) Билгеле бер дәрәҗәдә, бер чамада. Югыйсә кырыклап зур авылга башкала вазифаларын башкарган үзенә күрә эшлекле генә бер үзәк иде ул. А.Хәсәнов. Үзенә күрә түгел Үзе турында югары фикердә булган (кеше тур.). Үзенә күрә түгел, чәтелдәвекнең тавышы колакны яра ---. Ш.Галиев. Фазылҗан абый, үзенә күрә түгел, гармунның да әнә кыңгыраулысын, яшелен сайлап алды. Р.Мөхәммәдиев . Үзенә тарту Күңелне җәлеп итү, ошату, яраттыру. --- кыз Миңнулланың күңел түренә әнә шул чакта кереп утырды да гел балкып, гел үзенә тартып тора иде. В.Нуруллин. Бәлки, егетнең шул юашлыгы, каршы сүз әйтмәве, кешеләргә ярдәмчел булуы аны үзенә тарткандыр. А.Вергазов . Үзен үзе белештермәү 1) Акылдан язу. Ул күптәннән үзен үзе белештерми инде; 2) Бик нык тәэсирләнүдән берәр эшне уйламыйча-нитмичә башкару. Сәет үзен үзе белештерми алга томырылды. В.Имамов . Ул үзен үзе белештерми шунда таба атлады. Р.Галиуллин. Үзең әйткәндәй Әңгәмәдәшнең кайчандыр әйткән фикеренә яки гомумән билгеле фикергә нигезләнеп, шуны куәтләп. Ай-яй, Кәрим абзый, үзең әйткәндәй, бу кошларны каян җыеп бетердең? Т.Гыйззәт. Үзең әйтмешли к. үзең әйткәндәй. Үзең әйтмешли, өнгә качкан бүре баланы күп таба. В.Имамов . Таныш хатынга, үзең әйтмешли, ярдәм итү – джентльменлык ул. З.Хәким . Үзеңә кара «Үз эшеңне үзең җайла», «үзеңчә эшлә» мәгънәсендә. Капитан белән әрләшеп алҗыган карчык, авыр сулап, үзеңә кара дигәндәй, баш какты. И.Диндаров. Ярый, ошамаса, үзеңә кара, ә мин танцылар вакытында рәхәтләнеп биеячәкмен. Г.Тарханова. Үзеңә күрә «Яхшылыкка – яхшылык», «начарлыкка – начарлык» мәгънәсендә. [Карак сәгатьне Сәлимгә сузып:] Мә ал, рәхәтен күр, --- минем өчен берни түгел, жәл түгел, үзеңә күрә. Г.Гобәй. Үзең кара к. үзеңә кара. Үзең кара, миннән әйтү булсын. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә