ҮЗГӘРҮЧӘН с. Еш, җиңел үзгәреп торган; тотрыксыз; алмашынучан. Соңгы көзнең тиз үзгәрүчән һавасы шул арада бозылып та өлгергән: кояш капланып, күкнең бер ягыннан икенче ягына таба куәтле җил белән куылган соры калын болытлардан эре суык яңгыр төшә ---. Г.Ибраһимов . Кичке кояшның үзгәрүчән кызгылт яктысында һава диңгезендә шул оя гына хыялымны уйната... Г.Әпсәләмов |