ҮЗГӘРҮ ф. Үзгә булып китү; башкага, икенче төрлегә әверелү, башкачалану. Шомлы музыка акрынлап күңелле, колакларны иркәли торган музыкага үзгәрә. А.Гадел . Кәеф үзгәрсә – теләк үзгәрә. А.Хәлим

Үзгәрә бару Торган саен һаман үзгәрү. Минем сизенүләрем юкка түгел иде: әнием күз алдында көннән-көн үзгәрә бара. А.Әхмәтгалиева. Кинәт Мөршидәнең кесә телефоны шалтырый, анда СМС хәбәр килгән, укыганда, йөзе, карашы үзгәрә бара... А.Гадел

Үзгәрә башлау Үзгәрергә тотыну; үзгәрү билгеләре күренү. Һәр икесе эчтән һәм тыштан тиз вә куәтле рәвештә үзгәрә башладылар. Г.Ибраһимов. Кешенең асылы үзгәрә башлаган заман бу. З.Мәхмүди

Үзгәрә килү Күптәннән, акырынлап үзгәрү. Шөкер, дип әйтергә кирәк, хәзерге вакытта безнең милли җәмгыятебездәге процесслар шул ук юнәлеш буенча үзгәрә килә. Р.Вәлиев. Тик «астагылар» да акрынлап үзгәрә киләләр, җае чыкканда, үзләре дә кимен куймаска өйрәнәләр. Н.Шәрифуллин

Үзгәрә тору Даими, туктаусыз үзгәрү. Заманалар үзгәрә тора... А.Гыйләҗев . Заман җилләре белән без дә үзгәрә торабыз. Н.Шәрифуллин

Үзгәрә төшү Бераз үзгәрү. Безнең дошманнарыбызның чыгышларына килсәк, анда манзара бераз үзгәрә төшәдер. Г.Исхакый. Чыннан да, соңгы вакытта Самат та үзгәрә төште шикелле. Г.Галиева

Үзгәреп бару Акрын гына һәм туктаусыз үзгәрү; яңа гына үзгәрешләр күренә башлау. Аннан соң шәһәрдәге ир затлары хәзер шактый үзгәреп бара бит. М.Вәлиев. Хәзер инде заманалар үзгәреп бара, ил тоташтан компьютерлы һәм телефонлы булачак, диләр. Ф.Яхин

Үзгәреп бетү Бик нык үзгәрү, тулысынча үзгәрү. Югыйсә без, тормыш үзгәрми, үзгәрми, дип лаф орабыз, баксаң, тормыш әллә кайчан алмашынып, үзгәреп беткән була, без үзебез генә тораташ катып, мүкләнеп, һаман искечә яшәп азапланабыз икән! А.Гыйләҗев . Яхшы якка үзгәреп беттек инде без. Г.Тарханова

Үзгәреп җитү Тулысынча үзгәрү; тиешле дәрәҗәдә үзгәрү. Министр Виктор Барсагин торак-коммуналь өлкәсенең, иң беренче чиратта, кулланучылар мәнфәгатен кайгырткан социаль юнәлештәге өлкә итеп үзгәреп җитүен ассызыклады. Яшел Үзән

Үзгәреп китү Кинәт, көтмәгәндә үзгәрү. Миңа шунысы гаҗәп тоелды: Мөсфирә апа бу юлы нигәдер бик нык үзгәреп киткән. В.Нуруллин. Хәлләр көтмәгәндә генә үзгәреп киткәч, берни дә эшләп булмый икән. А.Хәлим

Үзгәреп кую к. үзгәреп китү . Заманалар кискен үзгәреп куйды. Т.Галиуллин. Минзиләнең тавышы ук үзгәреп куйды. Н.Акмал

Үзгәреп тору Даими, әледән-әле үзгәрү; әле, хәзер үзгәрү. Шуның өстенә биредә һава гел үзгәреп тора: бер карыйсың, юка арестант киеме белән дә эссе, икенче карыйсың, салкыннан тешләр тешкә тими. Г.Әпсәләмов. Алланың рәхмәте белән дөнья гел үзгәреп тора бит. А.Гадел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә