ҮЗГӘРТҮ ф. Икенче төрле, үзгә итү, үзгәреш кертү, башка төс бирү. Азатның кинәт вафат булуы бөтен тормыш тәртибемне, яшәү фәлсәфәмне, тоткан мәсләгемне какшатты, гомумән, мине тәмам үзгәртте сыман. А.Тимергалин . Минем шушы чыбык белән бар дөньяны куалыйсым, хәят-тормышны үзгәртәсем, яхшыртасым, иманга китерәсем --- килә. А.Хәлим

Үзгәртә бару Акрынлап, эзлекле рәвештә үзгәртү. Нефть кими барган саен, нефтьчеләр эш ысулларын үзгәртә барды. Ф.Яруллин. Ләкин акча туплау, машина алу көнен көтү аның психологиясен шундый итеп үзгәртә бара ки, машина кулга кергән көндә ул инде ярты мещанга әйләнгән була. Р.Юныс

Үзгәртә башлау Үзгәртергә тотыну. Сабит, икәүдән-икәү калып, өстәл янына кара-каршы утыргач, әкрен генә кыяфәтен, тотышын, күз карашын үзгәртә башлады ---. А.Гыйләҗев. Ул мәхәллә мәдрәсәсен дини тәгълимат белән дөньяви фәннәрнең органик кушылмасын хасил иткән яңа уку программасына нигезләнгән прогрессив уку йорты итеп үзгәртә башлый. Г.Мөхәммәтшин

Үзгәртә килү Электән үк акрынлап үзгәртү. Табигый ки, дөньяга карашын да, заманына, белеме һәм тәҗрибәсе артуына бәйле рәвештә, байтак үзгәртә килә [ул]. Т.Әйди. Алда торган май бәйрәме турында уйлаганда, шушы көннең дә иҗтимагый процесслар йогынтысы астында үз асылын үзгәртә килүенә шаһитбыз. Кызыл таң

Үзгәртә төшү Бераз үзгәртү. Ул, бераз гына уйлап торгач, кинәт кыяфәтен үзгәртә төшеп: – Юк, булмый икән, җегетләр, – дип куйды. А.Алиш

Үзгәртеп алу Кинәт яки беразга гына үзгәртү . Суфия ханым сыйланырга ярата, башкалада аның бераз ризык үзгәртеп аласы килә. Т.Әйди. Якындагы әрәмәлектән килгән тартар тавышы гына төнге тынлыкны үзгәртеп ала. И.Хуҗин

Үзгәртеп бетерү Бик нык үзгәртү; барысын да үзгәртү. Кунак бүлмәсен тәмам үзгәртеп бетергәннәр. З.Мәхмүди. Сез минем җавапларны үзгәртеп бетергәнсез бит... Ф.Сафин

Үзгәртеп җибәрү Көтмәгәндә, кисәк үзгәртү. Ләкин иптәше аның хыялындагы күренешне берьюлы үзгәртеп җибәрде. Г.Ибраһимов. Көтелмәгән бер хәл тормышымны тамырдан үзгәртеп җибәрде. А.Гыйләҗев

Үзгәртеп кую Тиз арада үзгәртү; алдан ук хәстәрен күреп үзгәртү. Кайчакта бер көн дә кешене үзгәртеп куя... Г.Гыйльманов. Әйтик, каршыңда кызгылт сары төстәге кар бөртеге җемелди, якынрак килеп карыйм дип кузгалуың була, ул инде төсен үзгәртеп куя. З.Мурсиев

Үзгәртеп ташлау Кисәк тамырдан үзгәртү. Болар инде кыска бер чорны гына түгел, дөньяның үзен тамырыннан үзгәртеп ташладылар. Ә.Еники. Шушы бер төн аның бөтен тормышын, язмышын тамырдан үзгәртеп ташларга җыена лабаса?! Р.Низами

Үзгәртеп тору Даими, әледән-әле үзгәртү; хәзер үзгәртү. Яшьрәк чакта, уку йортын тәмамлагач, авылга кайтырмын да шулай итәрмен, болай итәрмен, дип корган планнарны тормыш һәр җәһәттән үзгәртеп тора. З.Хөснияр . «Дуслык» дигән төшенчә гомер үткән саен үзенең төсмерен үзгәртеп тора. Р.Фәйзуллин

Үзгәртеп чыгу Тулысынча, башыннан ахырына кадәр үзгәртү. Шуннан соң А.Фадеев әсәрнең 25 бүлеген үзгәртеп чыкты, ун табак яңа текст өстәде ---. Ф.Хатипов. Алдарак әйтелгәнчә, төбәктә кытайлар белән бәрелешләр булгач, бөтен җир-су атамаларын үзгәртеп чыкканнар. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә