ҮЗГӘРТКЕЧ и. махс. Бер төр зурлыкларны (энергия, ток, сигнал) кулланырга җайлы булган икенче төрлесенә үзгәртә торган җайланма; русчасы: преобразователь. 1975 елда Рәшит Шакир улы, академик А.Н. Фрумкин һәм СССР ФАнең вице-президенты В.А. Котельников булышлыгы белән, КАИда электрохимик информация үзгәрткечләре лабораториясен оештыра һәм аны җитәкли. Фән һәм тел. Өч торак пункттагы сусуырткыч җайланмаларына челтәрдә даими басым тотарга мөмкинлек бирә торган ешлык үзгәрткечләре урнаштырылган. Яңа Чишмә хәбәрләре |