ҮЗГӘРЕШСЕЗ с. 1. Үзгәрми торган, үзгәрешләр күзәтелмәгән. Бу үзгәрешсез ак төс, бу хәрәкәтсезлек Мөнирәне тәмам туйдырды. Г.Әпсәләмов . Үзалдына йомылып, сүзсез йөрсә дә, кагу-сугуны белмәгән бу хуҗасы белән айлар буе дәвам иткән үзгәрешсез, төссез тормышта алар үзара килешкән, ияләшкән иде инде. В.Имамов

2. рәв. мәгъ. Үзгәреш кертмичә, үзгәрмичә; искечә; гадәттәгечә. Аларның өйдә уздырган кичләре дә басу буразналары шикелле гел бертөрле, һаман үзгәрешсез кабатлана. В.Имамов. Ул кабиләләрнең рухи дөньясына караган иң әһәмиятле күренешләр меңәр еллар аша бүгенге көннәргә кадәр үзгәрешсез диярлек килеп җиткән. Г.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә