ҮЗГӘРЕШЛЕ с. 1. 1) Үзгәреше булган, аерма күренеп торган. Мәсәлән: «Ант», «Кыр казы», «Әткәем» һәм башка шигырьләрнең бераз гына үзгәрешле ике варианты булуы шул турыда ачык сөйли. Фән һәм тел 2) Кинәт яки көтмәгәндә үзгәреп тора торган; үзгәрүчән. Андый идем, мондый булдым, димим, Гөнаһлардан тәүбә кылдым, димим, Холкым үзгәрешле, диюем. И.Сабиров. --- Салават абыйда, әле йөрәге жу итеп, әле яңадан кояшы чыгып, ае калкып, яңгыры да явып үткәндәй, бер-бер артлы үзгәрешле күңел халәтләре булып алды. Ф.Яхин 2. и. мәгъ. 1) мат. Алгебраик аңлатмада ниндидер санны белдергән символ. Әгәр үзгәрешле кергән аңлатмада һәр үзгәрешле урынына аның нинди дә булса кыйммәтен куйсак, санлы аңлатма барлыкка килә. Алгебра. Үзгәрешлеләрне ике якка аерып, ике ягыннан да интегралга алыйк. Фән һәм тел 2) информ. Адресы мәгълүматларга керү һәм программаны үтәгәндә берәмлеген үзгәртү өчен кулланыла алган исемле яки башкача адресланган хәтер өлкәсе |