ҮЗГӘРЕШ и. 1) Үзгәрү, икенче төрлегә әверелү күренеше һәм шуның нәтиҗәсе. Йөрәк – гади насос лабаса, йөрәкнең үзгәреш, тайпылыш законнарын да белә алмагач инде! А.Гыйләҗев . Юк, син көлмә, чыннан да, бүлмәдә ниндидер бер үзгәреш, алмашыну сиздем. А.Тимергалин

2) Үсеш, алга китеш. Маймылда аң һәм сөйләм теле барлыкка килү дә сикерешле, ягъни кисәк үзгәрешләр аркасында булган. А.Тимергалин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә