ҮЗГӘЛЕК и. Үзгә булу, аерылып тору күренеше; аерма, башкалык. Кеше дигәнең инкубатор чебеше түгел, башка күп җәһәттән алар бер-берсенә охшасалар да, күңел ягына килгәндә, адәм уллары үзгәлеккә омтылырга тиешләр!.. А.Гыйләҗев. Пар үгез җигелгән арба артыннан тузанлы юл буйлап атлаучы чуар төркем генә даланың бертөрле күренешенә үзгәлек кертә. Т.Әйди |