Ү’ЗБУШАТКЫЧ и. мех. 1. Кузовтагы йөген механик рәвештә күтәртеп яки аударып бушата торган йөк машинасы. Бүлектә буш машина калмаганлыктан, алар юл уңаенда бер үзбушаткычны туктаттылар һәм, шуңа утырып, Казансу буендагы яңа кварталларның берсенә килеп җиттеләр. Т.Әйди. Безнең яннан, дөбердәп, иләмсез дәү үзбушаткыч узып китте. А.Гыйләҗев 2. с. мәгъ. Махсус җайланмасы ярдәмендә үз йөген үзе бушата торган. Ул арада машинаның үзбушаткыч әрҗәсе, күктәге кояшны да каплап дигәндәй, өскә күтәрелә башлады. Ф.Баттал. Тыкрык башындагы үзбушаткыч машинага болар, мөгаен, терлекләр төямәкче иде. Н.Гыйматдинова |