Ү’ЗБИЛГЕЛӘНҮ и. к. үзбилгеләнеш. Комитет ел саен ике конференция үткәрә, брошюралар чыгара һәм җәмәгать фикерен халыкларның үзбилгеләнү хокукын яклауга җәлеп итә. Т.Әйди. Европалылар белән бер дәрәҗәдә үк Азия һәм Африка халыкларының да милли үзбилгеләнүгә хокуклы икәнлекләрен танырга вә шул юлда аларга хәл кадәре ярдәм кылырга кирәк. Р.Мөхәммәдиев |