Ү’ЗБИЛГЕЛӘНЕШ и. 1) Шәхеснең социаль мөнәсәбәтләр системасында үз урынын аңлы рәвештә билгеләве; русчасы: самоопределение. Очрашуларның максаты – аларның һөнәри үзбилгеләнеше. Биектау хәбәрләре 2) Милләтнең үз милли дәүләтчелеген төзү хокукы. Сүз милләтләрнең үзбилгеләнеше турында бара. З.Мурсиев. Аның әйтүенчә, безнең заманның төп идеяләренең берсе – халыкның үзбилгеләнеш принцибы. Өмет |