Ү’ЗБЕЛДЕКЛЕ с. 1. Үзенә артык ышанган; артык мөстәкыйль эш итә торган. Я, алай бик үзбелдекле булгач, кунак каршында дөресен әйтеп бир... К.Кәримов

2. рәв. мәгъ. 1) Рөхсәтсез, үз теләк-ихтыяҗларыннан гына чыгып. Моннан тыш, лесничий, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәрен урап узып, чыршыны үзбелдекле кисеп алып кайткан кеше өчен бәйрәм чыгымы бермә-бер артачагын, моның өстенә шактый нерв тузачагын да искәртергә онытмады. Ютазы таңы

2) сөйл. Үзалдына, үзе белгәнчә, үзлегеннән өйрәнгәнчә. Ә авылларда мәет җирләү, Коръән ашларын уздыру – үзбелдекле укыган, азрак белемлерәк әби-бабайлар кулында. Безнең гәҗит



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә