ҮЗБӘ’КЧӘЛӘП рәв. 1) Үзбәкләрдәгечә; үзбәкләрнең матди, рухи мәдәниятенә хас булганча. Үзбәкстанга барасың: шул ук татар, әмма инде ул үзбәкчәләп пылау ашый башлаган, киеме дә бераз үзгәргән. Р.Вәлиев

2) Үзбәк телендә. Габдулла үзбәкчә киенеп, чапаны астына браунингын яшереп, базарларга чыга да шиклерәк ир-атка үзбәкчәләп, таҗикчалап: – Әкә, сездә сатлык корал булмасмы икән? – дип мөрәҗәгать итә иде. Т.Әйди. Үзбәкчәләп җавап бирү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә