ҮЗБӘ’КЧӘ рәв. 1. 1) Үзбәк телендә. Аларның кайберләре берничә телдә, мәсәлән, негрлар тормышын яктырткан «Алар хакында кыйсса» татарча, урысча, үзбәкчә языла. Т.Әйди. – Ой-вай, мән сезне аңламасман... – дип, үзбәкчә берничә сүз әйтә дә китеп бара Әхмәт. С.Поварисов 2) Үзбәк халкындагыча. Биюче хатынның үзбәкчә биегәнен күзәткәндә, халык берничә тапкыр аһ итте. Р.Гаязетдин. Безгә дә хат язган ---, минем туачак нәниемә күп бүләкләр, үземә, авырлы вакытымда кияр өчен, үзбәкчә бөреп тегелгән киң күлмәк җибәргән. Г.Галиева 2. с. мәгъ. 1) Үзбәк телендәге. Симиниев --- үзбәкчә җыр сузып җибәрде. Т.Әйди. Үзбәкстанда яши һәм үзбәкчә китап укый-укый, үзбәк белән бик нык якынайган икән. Н.Фәттах 2) Үзбәк халкына хас. --- чапан яки үзбәкчә түбәтәйләр киеп кенә үзбәк булмый, аның эчендә татар моңы саклана, шуңа ул татар булып кала. Р.Вәлиев. Күпме генә тырышып карасам да, әнинеке кебек үзбәкчә пылауны, телеңне йотарлык бәлешләрне пешерә алганым юк әле. Шәһри Казан 3. и. мәгъ. Үзбәк теле. Хисами үзбәкчә өйрәнә башлаган иде инде. Ф.Абдуллин. Каян, ничек өйрәнеп өлгергәндер, бу үзбәкчәне дә борчак сыман сибә генә иде ---. В.Имамов |