Ү’ЗБАШ рәв. 1. Мөстәкыйль рәвештә; үзе генә. --- сиңа киңәшем шул булыр, килен: үзбаш хәл итмә, барысын да Бәһрам бәк кайткач хәл итәрсез. М.Хәбибуллин. Ул телдә, фикердә, гамәлдә бүтәннәргә тагылмый, ятлар җырын җырламый, үзбаш юл ярып бара. Т.Әйди

2. с. мәгъ. Мөстәкыйль, ирекле, буйсынмаган. Анда да син түздең, рәнҗү сакламадың; ниһаять, син яңа, үзбаш мәмләкәткә нигез салдың, күп җиңүләргә ирештең. Р.Батулла. Төймә саен – үзбаш дәүләт, ил... И.Диндаров



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә